44нче “Росинка” балалар бакчасында Сәламәтлек атналыгы үтте

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Сәламәтлекнең кадерен белү, сәламәт яшәү теләге формалаштыру максаты белән 44нче балалар бакчасында 1-7 апрель көннәрендә Сәламәтлек атналыгы үтте.

Атна дәвамында төрле төркемнәрдә спорт эстафеталары, “Баһадирларча безнең көч” ярышлары, “ Уйнап сәламәтләнегез” дигән хәрәкәтчән уеннар, “Сәламәтлек илендә”, “Тою органнары – безнең ярдәмчеләр”, “Күтәренке күңел көне” дигән тематик әңгәмәләр үткәрелде. Кече һәм урта яшьтәге төркемнәр белән көн саен “Иртәнге түгәрәк” дигән эмоциональ гимнастика үткәрелде. Һәр көн үзенеә аерым девиз белән үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International