Әлмәт студенты Ухта шәһәрендә тирән белемле булуын күрсәтте

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Ухта шәһәрендә «СЕВЕРГЕОЭКОТЕХ-2014» XV Халыкара яшьләр фәнни конференциясе булды. Быел анда илнең зур техник вузларыннан студентлар һәм аспирантлар, шулай ук яшь галимнәр, фәнни-тикшеренү һәм проект институтлары, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашыты. Алар Россиянең 27 шәһәреннән һәм якын чит илләрдән килгәннәр иде.

Конференция барышында дүрт йөзләп доклад тыңланды. Өч көн дәвамында студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр 23 секциядә фәнни проблемалар буенча фикер алыштылар.

Форумны япканда җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды. Абруйлы фәнни форумның лауреатлары арасында Әлмәт дәүләт нефть институты студенты Ленар Шәйдуллин да бар (фәнни җитәкчесе өлкән укытучы Д.М.Гомәрова). Ул “Нефть һәм газ чыганакларын файдалану һәм эксплуатацияләү” секциясендә 3нче дәрәҗә дипломга лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International