“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Мин Әлмәт станциясендә яшим, шунда яшәүчеләрне су белән тәэмин итү турындагы сорауга җавап алырга телим. Җәй көне системада су беткәч, кешеләр суны бакчаларына сибеп бетерә, дип аңлаттылар. Ә кыш көне су нигә юк? Ни өчен Әлмәт станциясенең хакимияте һәм ТКХ эшләми?

Җавап. Кәләй башкарма комитеты гражданка Зарипова Рәзинә Рәшит кызының ТР хөкүмәте рәсми порталының интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән мөрәҗәгатенә болай җавап бирә:
“2014 елның феврааль ае башыннан температура -40 груска кадәр кинәт суыту аркасында Яшьләр урамындагы, Гагарин урамына да су бирә торган скважинада су катты. Февраль ае уртасына су бирү тулысынча җайга салынды”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International