“Алнас” март ае йомгаклары буенча рекордлы күләмдә җитештерүгә иреште

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
“Алнас” заводы март аенда 389 насос эшләп чыгарды, бу соңгы өч елда рекордлы күрсәткеч булды. Март аенда завод коллективы җитештерү планын 100%ка үтәде, 270 млн сумлык продукция сатылды. Бу гыйнвар ае белән чагыштырганда 37%ка, февраль белән чагыштырганда 22%ка артыграк.

“Апрель аенда җитештерү күләмен 400 насоска кадәр җиткерергә планлаштырабыз, - диде “Алнас”ның башкаручы директоры Сергей Саченко. – Куелган бурычның үтәләчәгенә ышанам, чөнки моның өчен финанс, хезмәт, җитештерү ресурслары – барысы да бар”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International