Әлмәттә “Мини-мисс 2014”не сайладылар

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Бәләкәй талантларның ел саен үткәрелә торган конкурсының финалы Балалар-яшьләр иҗаты үзәгендә 6 апрельдә үтте. Анда 5 яшьтән 11 яшькә кадәрге 18 кызчык катнашты.

Кызлар, мөлаем елмаеп, матур киемнәр белән көязләнеп кенә йөрмәделәр, үзләренең талантлары белән дә тамашачыларны әсир иттеләр. Шуңа күрә “Мини-мисс”ны сайлау жюрига бик җиңел булмады.

Финалда катнашучыларның берсе дә титулсыз калмады. “Мини-мисс” тан тыш “Грация”, “Шарм”, “Дюймовочка”, “Стиль”, “Дуслык”, “Нәфислек”, “Көмеш тавыш”, “Елмаю”, “”Умница”, “Талант”, “Изюминка”, “Табышмак”, “Сөйкемлелек”, “Жюриның махсус фикере” – титуллар төрле иде.

“Мисс Татарстан” республика җәмәгать оешмасы президенты, жюри рәисе Изольда Сахарова конкурс оештыручыларга – Балалар-яшьләр иҗаты үзәге хезмәткәрләренә чараны югары дәрәҗәдә үткәргән өчен рәхмәт әйтте, җиңүченең республика конкурсы финалында катнашачагын белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International