Казан кино фестивале Әлмәттә кино күрсәтәчәк

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
9 апрельдә АГНИда 15.00дән 18.00 сәгатькә кадәр “Һәвәскәрләр, яшьләр һәм балалар киносының V Казан халыкара фестивале кайтавазы” булачак.

Беренче шундый фестиваль Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында 2010 елда үткән иде. Шуннан бирле ул киноһәвәскәрләрнең, шул исәптән балалар һәм яшьләрнең дә аралашуы, башлап төшерүче кинематографистларның хезмәттәшлек һәм иҗади ярдәмләшү мәйданчыгы булып китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International