Әлмәттә язгы кыр эшләренә әзерлек тикшерелде

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Гомумшәһәр планеркасы кысаларында ӘМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Извил Габдрәкыйпов язгы чәчүгә әзерлек хәлләрен тасвирлады.

Язгы чәчүне уңышлы үткәрү өчен техниканың әзерлеге, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, орлыклар җитәрлек булу, хезмәт ресурсларының җитешлеге кирәк. Извил Габдракипов барлык позицияләр буенча конкрет саннар китерде, тулаем алганда язгы чәчүгә әзерлекнең канәгатьләнерлек булуын әйтте.

”Форсаттан файдаланып, - диде Извил Габдракипов, - бөтен яклап ярдәм күрсәткән өчен район башлыгы Мәҗит Салиховка, “Татнефть” ААҖ җитәкчеләренә, республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә. Язның бер көне ел туйдыра”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International