Әлмәттә җиде районның авыл башлыклары өчен зона укытулы семинар-киңәшмәсе үтә

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Бүген Әлмәт политехник техникумы базасында Татарстан Республикасының 7 районының авыл башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе үтә. Семинарда катнашучыларны ТР муниципаль төзелмәләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, ТР президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде.

ӘМР башлыгы кунакларны районда гамәлгә ашырыла торган иң мөһим юнәлешләр белән таныштырды.

Мондый укытулы семинар-киңәшмәләр үткәрү традициягә керде. Авыл башлыкларыннан тыш анда министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләренең урынбасарлары катнаша. Алар үз эшчәнлекләренң актуль темалары буенча чыгыш ясыйлар. Чараның төп максаты – җирле үзидарә вәкилләре белән дәүләт хакимияте органнарының җитәкчеләре арасында җанлы диалог урнаштыру. Мондый очрашулар барышында авыл башлыкларына үзләрен кызыксындырган сорауларга турыдан туры җавап алу мөмкинлеге туа.

“Бүген авыл хуҗалыгына, кече бизнесны үстерүгә кагылышлы һәм башка мәсьәләләр каралачак, - диде Андрей Нефедов. – Шулай ук республикада милләтара, динара тынычлык саклау буенча эшне активлаштыруга аерым игътибар биреләчәк. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү, җирле үзидарә җитәкчеләренең гражданнарны шәхси кабул итүен оештыру мәсьәләләренә тукталачакбыз”.

Мондый киңәшмә-семинарлар тагын Аксубайда, Түбән Камада, Менделеевскида, Кама Тамагында һәм Казанда булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International