“Альметьевский вестник” кабаттан үзенең яшь хәбәрчеләрен җыйды

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
4 апрель көнне "Альметьевский вестник"-" Әлмәт хәбәрләре" газетасы каршысында эшләп килүче "Яшь хәбәрче мәктәбе"нең чираттагы утырышы булып узды. Язгы каникуллардан соң яңа көч белән мәктәпкә килгән укучылар бик теләп кабаттан журналистика өлкәсендә сәләтләрен арттырырга, массакүләм мәгълүмат чаралары тармагындагы соңгы яңалыклар белән уртаклашырга килделәр. 1 нче лицей-интернат, 2 нче лицей, 1 нче гимназия, 1 нче, 17 нче мәктәп укучылары, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, Политехника техникумы, Музыка көллияте студентлары, гадәттәгечә, билгеләнгән вакытта редакциягә җыелды.

Очрашуны газетаның баш мөхәррире Ландыш Зарипова башлап җибәрде. Башта “Яшь хәбәрче мәктәбе”нең узган утырышы нәтиҗәләре, өй эше итеп бирелгән темалар нигезендә язылган материаллар буенча фикер алышынды, укучылар лицей, мәктәп күләмендә нәшер ителүче газеталар турында сөйләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.

2 нче лицейның “Зеркало” газетасы редколлегиясе әгъзалары, мәсәлән, укучылар күзлегенән “Иң идеаль укытучы нинди булырга тиеш?”, ә укытучылар күзлегеннән чыгып “Иң идеаль укучы нинди булырга тиеш?” дигән темаларга эзләнүләр алып барулары турында сөйләделәр. Белем бирү учреждениесенең үз сайтын булдыру, әлеге интернет чыганакны көн саен яңалыклар белән тулыландырып тору эшен дә бик теләп алып баралар икән яшь хәбәрче мәктәбенә йөрүче укучылар.

Очрашуның икенче өлеше “Алтын каләм”– “Золотое перо” балалар һәм яшүсмерләрнең республика матбугат фестивалендә катнашу, агымдагы елда бәйгедә катнашу өчен тәкъдим ителгән темалар, аларны нинди жанрларда язу, интернет проектлар әзерләү өчен кирәк булган чыганаклар турында аңлату, фикер алышуга багышланды.

Ландыш Зарипова 11 нче сыйныфны тәмамлаучы, киләчәк һөнәрләрен журналистика белән бәйләргә теләге булган егет-кызлар өчен әлеге бәйгенең аеруча мөһим булуына басым ясады. Билгеле булганча, иң олы бүләк Гран–при алучылар льготалы шартларда, Казан федераль университетының журналистика факультетына кабул ителә.

“Яшь хәбәрче мәктәбе” укучылары белән берлектә "Альметьевский вестник"-" Әлмәт хәбәрләре” газетасы базасында яшьләр вкладышын дәвам итү, аның бүгенге көн таләпләренә туры килерлек концепция төзү турында да кызу бәхәсләр барды.

Язу сәләте булган, журналистика белән кызыксынган егет-кызларны “Яшь хәбәрче мәктәбе”нең киләсе утырышларында көтеп калабыз. Бу хакта газета битләрендә һәм махсус телефонограмма белән хәбәр итәрбез.

Фәрдия ХӘСӘНОВА, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International