Халык белән актив эш алып барыла. Андый урыннарда яшәүчеләрнең һәммәсенә дә гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калганда ни эшләргә кирәклеге турында белешмәләр таратылды. 20 марттан су ташу постларына беркетелгән предприятиеләр һәм оешмаларның дежурлыгы оештырылды.
Бу атнада Иске Әлмәттә яшәүчеләр белән өйрәнүләр планлаштырыла. Тулаем алганда ӘМР территориясендә су ташу мөмкинлеге 2014 елга прогнозларга туры килә. Хәвефле хәлләрне булдырмау максатында тиешле барлык чаралар да күрелде.