Яңа билгеләүләр

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Бүген гомумшәһәр планеркасында ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов яңа билгеләнгән кадрлар белән таныштырды.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәният һәм мәгариф буенча урынбасары итеп Заһретдинова Резеда Котдус кызы билгеләнде. Федераль налог хезмәтенең №16 Татарстан Республикасы буенча районара инспекциясе башлыгы итеп  Газизов Альберт Тимергаян улы билгеләнде.

ӘМР башкарма комитеты икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсенең икътисад һәм сәнәгать бүлеге җитәкчесе итеп Ерашова Алена Валерьевна билгеләнде. “Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының “Күп функцияле күчемсез милек үзәге” унитар предприятиесе директоры итеп Кашапов Марат Мәхмүт улы билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International