“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! “Көнбатыш капка” микрорайонында яшәүчеләрне шундый сорау борчый: бу районда кайчан мәктәп төзелер? Безнең балаларны ел саен төрле мәктәпләргә җибәрәләр. Өченче ел 2нче лицейга караган идек, быел 25нче мәктәпкә күчерделәр. Микрорайон бик бәләкәй түгел, балалар җитәрлек. Алдан ук рәхмәт.

Җавап. “Көнбатыш капка” микрорайонының генераль планында 860 урынлы гомуми белем мәктәбе төзү каралган. Бүгенге көнгә бу объектның проект-смета документлары эшләнде, шулай ук проект документларына дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсе алынды.

Төзелешне финанслау максатында “1В” микрорайонында 860 урынлы мәктәп объектын 2011-2015 елларга “Торак” федераль максатчан программасына кертү өчен ӘМР башкарма комитеты тарафыннан гариза бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International