Кышкы пычраклар калкып чыгар вакыт

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Әлмәт үз категориясендә республика күләмендә иң төзек шәһәр булып танылды. Узган елгы эшчәнлеккә бирелгән материаллар буенча Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының бәйге комиссиясе нәиҗә ясады. Бу, билгеле, горурланырлык факт. Тик менә язын чүп –чарларның калкып чыгуы гына әлеге вакыйгага бераз күләгә төшерә.

Сүз дә юк, комиссия каланың санитар – эпидемиологик чисталыгын гына түгел, юлларның, велосипед юлларының урамнар һәм паркларның торышын да исәпкә алган. Нефтьчеләр башкаласы бик күп параметрлар буенча күпчелек торак пунктларга үрнәк булып тора.Әлеге вакыйгалар фонында җыелган чүп – чараның үз вакытында чыгарылмавы ак җәймәдәге кара тап кебек күзгә ташлана. Марат ае дәвамында гына “Халык контроле” порталына әлмәтлеләрдән территорияне тәзекләндерүгә кагылышлы 30 дан артык шикаять кергән. Шуның 2 се тиешсез урында чүп– чар өемнәре булуы турында.

Нефтьчеләр ярдәме белән иң “кайнар” чүп өемнәре урыннарына, шәһәргә керү юл буйларында видеокүзәтү нокталары куелган иде. Тик видеорегистраторларның гына чисталык гранты була алмавы ачыкланды. Аеруча иртән яки кичке якта, кешеләр тормыш эшчәнлекләре нәтиҗәләреннән арынырга ашыкканда, биредәге чүп өеме бәлагә әйләнә. Бу хәл, бигрәк тә, җомга көннән дүшәмбегә кадәр күзәтелә.

Календарьдә яз, кеше гөнаһларының кар астыннан калкып чыгар вакыты. Шуңа да яз айларында шәһәр аеруча пычрак була.

1 апрельдән Татарстанда экологик икеайлык игълан ителде һәм җаваплы кешеләр кыш буена җелган чүп – чарны тизрәк чыгарырга ашыга. Әлеге службаларга чисталык булдыру өчен чүп– чар түгүнең графигын булдырып, шуның нигезендә эшләү зыян итмәс иде. Өмә көнәреннән тыш та, һәрбер әлмәтле үз йорты, үзе яшәгән территориядә чисталык өчен кәрәшсә, калабыз чистарак булыр иде. Европа стандартлары буенча яшәче шәһәр лаеклы.

Наталья Клюева
Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International