Янгын сүндерүчеләр бакча балалары өчен экскурсия үткәрделәр

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
41нче “Дружные ребята” балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче балалар 65нче янгын сүндерү частена экскурсиягә бардылар. Янгын сүндерүчеләр балаларга бинаны күрсәтеп йөрделәр, психологик ял бүлмәсенә алып керделәр, дежур диспетчерлык хезмәтен һәм уку классларын күрсәттеләр. Балалар янгын сүндерүчеләрнең киемнәрен, коткару техникасын карадылар, аларга су көпшәләрен таратып җыярга мөмкинлек бирелде. 50 метрга күтәрелә торган автомобильле баскыч балаларның игътибарын аеруча тартты.

Ахырдан балаларга янгын чыккан очракта үзләрен ничек тотарга, аны булдырмау өчен ни эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Вакытлар үтү белән янгын куркынычсызлыгы турында белгәннәре балаларның хәтерендә бәлки калмас та, ә менә янгын сүндерүчеләргә ышану, 01 телефоны хәтерләренә гомергә сеңеп калыр.

Нәниләрнең һәрберсе бу көнне үзен чын янгын сүндерүче итеп тойды!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International