Камил Ибәтуллин истәлегенә йөзү буенча мемориал

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Яшь спортчылар да, ветераннар да катнаша торган бу абруйлы ярыш 12нче тапкыр үткәрелә. “Татнефть” ААҖнең Инженерлык үзәге җитәкчесе булып эшләгән, арабыздан яшьли киткән Камил Ибәтуллин исемендәге йөзү ярышлары нефть компаниясе ярдәме белән 2003 елдан бирле үткәрелеп килә.

6 апрельдә Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләреннән, Ютазыдан 170 иң яхшы йөзүче төрле дистанцияләрдә, төрле стиль белән үз осталыкларын күрсәтте.

Камилнең абыйсы, йөзү ветераны, ТатНИПИнефть институты директоры Равил Ибәтуллин республика чемпионы, Бөтенсоюз ярышларында җиңүче, ветераннар арасында Европа чемпионы булган энесен моңсулык белән искә алды.

Камил Ибәтуллинның арабыздан китүенә инде ун елдан артык, әмма аның исеме онытылмый, эше дәвам итә. Аның исемендәге йөзү мемориалының популярлыгы моны ел саен раслап тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International