Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы дәвам итә

2014 елның 6 апреле, якшәмбе
24нче мәктәптә ӘМР муниципаль хезмәткәрләренең II спартакиадасы кысаларында бадминтон ярышлары булды. Анда 34 муниципаль хезмәткәр көч сынашты. Нәтиҗәдә ир-егетләр арасында 1нче урынны Артур Миннәхмәтов (ӘМР башкарма комитеты командасы) алды, 2нче урында Геннадий Золкин (идарәләр командасы), 3нче урын Родион Карповка (идарәләр командасы) бирелде.

Хатын-кызлар арасында 1нче урында Чулпан Фәйзуллина (башкарма комитет), 2нче урында Людмила Субботина (авыл башлыклары командасы), 3нче урынны Ирина Шаргина (авыл башлыклары) алды. Узган барлык ярышлар буенча гомумкоманда урыннары түбәндәгечә бүленде: 1нче урында авыл башлыклары командасы, 2нче урында идарәләр командасы, 3нче урынны ӘМР башкарма комитеты командасы били.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International