70 яшүсмер беренче тапкыр паспорт алды

2014 елның 6 апреле, якшәмбе
Яшьләр үзәгенең универсаль залында янә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булды. Әлмәттә яшәүче 70тән артык егет һәм кыз, тормышта иң төп документ алып, Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булды.

Паспортлар тапшыру мәрәсимендә ӘМР Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Родион Карпов, РФ федераль миграция хезмәтенең РТ идарәсе Әлмәт бүлеге башлыгы Илдар Гобәев катнашты.

Паспортларны кулларына тотканнан соң килүчеләр тәэсирләрен уртаклаштылар, бергәләп истәлеккә рәсемгә төштеләр. Бу шатлыклы вакыйганы алар гомер буена хәтердә сакларлар дип ышанасы килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International