«Язмышым өлешенә тигән бәхетемнән бик канәгать»

2014 елның 5 апреле, шимбә
Татар дөньясында бик күп мәшһүр шәхесләре белән билгеле Казан артының Арча районы Иябаш авылында туып үскән кыз, әлбәттә инде, татар хатын-кызларына хас булган иң асыл сыйфатларны үзенә туплаган гүзәл бер зат. Быел үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп узган Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Бикмуратова Фәймә Ибраһим кызының таланты да, уңганлыгы да, бәхете дә сокланырлык.

Яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында искән туган авылы Иябашта иң абруйлылардан саналган Ибраһим һәм Зөһрәнең ишле гаиләсендә 12 нче бала булып дөньяга килгән Фәймә кечкенәдән башкалардан аерылып тора. "Мин китап укырга бик ярата идем, еш кына үзем уйлап чыгарып хикәяләр, әкиятләр сөйлим. Яңа Кырлай авылына йөреп укыганда карлы-буранлы көннәрдә интернатта куна калабыз. Бүлмәдәгеләрнең минем кровать янына җыелып, онытылып тыңлаулары чиксез фантазияләремә көч өсти, әкият яңадан -яңа борылышлар ала," - дип искә ала бала чакларын Фәймә ханым. Артистлык сәләте аңа өлешчә әтисеннән дә, әнисеннән дә күчкәндер. "Эштән бушаган арада, әти безне, 14 баласын янәшәсенә җыеп утыра да, өздереп гармунда уйный, аш-су тирәсендә кайнашкан әниебез әкрен генә аңа кушыла, үзе гөсләдә уйный. Андый мизгелләр онытылмаслык хатирә булып күңелдә саклана".

10 нчы сыйныфны тәмамлагач, артист булу хыялы белән янган кыз Казан театр училищесына укырга керә. Курсташлары мәдәният, сәнгать дөньясында танылган, тамашачыларның яраткан артистлары Хәния Фәрхи, Фәридә Сафина, Раушания Фәйзуллина, Дилбәр Әбүнәгыймова, Минзилә Габидуллина, Гөлчәчәк Габдрахманова белән алар хәзер дә якын дуслар, кунакларга йөрешеп, шатлыкларын бүлешеп яшиләр.

1985 елда кулларына диплом алгач, иҗат итү дәрте белән янган 12 артист юллама белән Әлмәт татар дәүләт драма театрына эшкә кайта. Аларны театрның баш режиссеры Рөстәм Абдуллаев автобус белән килеп ала.

- Безнең өчен махсус рәвештә спектакль сайланган иде, анда һәрберебезгә роль бирделәр,- дип сөйли Фәимә ханым. Зур сәхнәдән башкарган беренче роле "Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде" спектаклендәге Лиза Бричкина була. Аннары "Шүрәле"дә әни шүрәле, "Кунак кызы гел килмәс" тә Галиябану роле яшь артистканың сәхнәдәге юлын билгели. 20 яшьлек кызның 80 яшьлек карчык ролен югары профессиональ дәрәҗәдә башкаруын остазлары бик югары бәяли. Туфан Миңнуллинның "Тал бөресе имәндә" әсәре Фәймәгә беренче танылуын алып килгән дисәк тә, арттыру булмас. Әлеге спектакльдә ул берьюлы 4 роль башкара. Тышкы кыяфәте белән генә бер-берсенә охшаган 4 төрле яшьтә, 4 төрле характердагы героиняларның эчке кичерешләрен тамашачыга җиткерү өчен, чыннан да, зур осталык , талант таләп ителгәндер.

Сәхнәдә генә түгел, тормышта да шат күңелле, һәрвакыт ачык йөзле булуы белән тирә-юньдәгеләрне үзенә тартып тора ул. Ут кебек янып торган, зәңгәр күзле, сары чәчле кызга сүз катучы егетләр дә күп булгандыр, билгеле.

- Бәхет кошың югары күтәрелсен дисәң, аның канатлары тигез булу кирәк, ә аның канаты - гаилә. Сәхнә кешесенә икенче яртыңны табу бик җиңел дә, бик авыр да, диләр. Тормыш иптәшең белән ничек таныштыгыз?

- Безнең танышу үзе тарих. Чернобыль атом станциясе шартлаган елның җәе иде ул, безгә 60 көн ял бирделәр. Мин 28 нче кибеттән талоннарга әйберләр алдым да, авылга кайтырга вокзалга менеп барам. Билет алып, китәсе сәгать җиткәнен көтеп торган арада, бер егет килеп миңа сүз ката. Мин үземне Майтап дип атадым, төксе генә җавп бирәм, шулай да, кайчан киләсемне әйттем. Ул егетнең мине танып, белеп сөйләшүен аңламыйм бит әле. Сентябрь аенда Әлмәткә килеп, тулай торакка кайткан көнне мин янәдән аның белән очраштым. Ул комсомол оешмасы кушуы буенча тулай торакларда студентларга лекцияләр укый, ә без, шунда яшәүче артистлар, күбрәк кеше килсен өчен очрашулар башланганчы концерт куябыз. Шул кичне мин автовокзалда очраган егетнең Марсель икәнлеген белдем. Без ике елга якын очрашып йөреп өйләнештек.

- Марсель Бикмуратов исеме әлмәтлеләрнең күбесенә таныш. Аны актив комсомол, озак еллар "Татнефть" ААҖ Профсоюз комитеты рәисе урынбасары буларак та яхшы беләләр. Андый кешенең тормыш иптәше булып яшәү ничегрәк?

– Тормышымнан, язмышым өлешенә тигән бәхетемнән мин бик канәгать. Улыбыз Виталий Мәскәүдә укуын тәмамлап кайтты, "Елховнефть"тә эшли, кызыбыз Алина Казан Федераль университетында белем ала. Яратып башкарган эшем, хезмәттәшләрем, дусларым, туганнарым янәшәмдә. 14 ел сәхнәдән китеп торгач, мин яңадан иҗатка кайттым. Марсель сәнгать кешесе булмаса да, мине аңлый, эшемә зур хөрмәт белән карый. Премьераларыбызга, башкарган рольләремә ихластан шатлана.

Фәймә белән әңгәмә корып утырган кыска гына вакыт эчендә дә ул үзенең ихлас булуы, гадилеге, ягымлы күңеле белән үзенә каратты.
Иҗатында да шулай ул. Фәймә чыгу белән сәхнәләр җанланып, яктырып китә. Рольләрен күңел җылысын биреп, җаны аша үткәреп башкара. Шуңа да халык аны ярата,тамашачылары үз итә.

Барлык әлмәтлеләр, газета укучылар исеменнән без Фәймә Бикмуратованы күркәм юбилее белән тәбрик итәбез. Сүрелмәс иҗат ялкыны, гаилә ныклыгы, тормышының бүгенге кебек бәхетле һәм матур булуын телибез.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International