Иң җаваплы чор - елны туйдырыр көннәр башлана

2014 елның 5 апреле, шимбә
Соңгы берничә көндә кышкыча салкын һава торышы күзә-телсә дә, календарьдә язның икенче ае - апрель башланды. Бу авыл кешесе өчен иң җаваплы чор - елны туйдырырлык көннәр башлануын искәртә. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алалар. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы? Язгы чәчү эшләренең никадәрле җаваплы чор икәнлеген барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Әлмәт районы игенчеләре бу эшкә ни дәрәҗәдә әзер, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре нинди планнар белән яши?

Бу хакта без Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов белән әңгәмә кордык.
- Извил Әнәсович, 2014 ел уңышы нәтиҗәле булсын өчен нәрсәләр эшләнә?

- Традицион рәвештә язгы кыр эшләренә әзерлек тулы көченә бара. Агрономиянең бит үз законнары, җирне көзен эшкәртергә, кышын дымын сакларга, язын культивация ясарга, ашламасын кертеп чәчәргә кирәк. Шул кирәкнең берсе җитеп бетмәсә дә, киләсе уңышның сыйфатына да, күләменә дә йогынты ясый. Агымдагы елда 48 343 гектарда язгы чәчү эшләре башкару күздә тотыла, шуның 34 166 гектары бөртекле культуралар, 14 200 гектары азык культуралары. Шуның 3 мең гектарын быел яңарту бурычы тора. Кырыс табигать шартларында мал азыгы әзерләү өчен күпьеллык үлән игәргә кирәклеге берничә тапкыр расланды инде. Моның шулай булуын хуҗалык җитәкчеләре дә аңлады. Сенаж итеп салган очракта да, люцерна культурасы сыйфаты, сакланышы ягыннан күпкә өстен. Икенчедән,туфракның составын яхшырту өчен булса да люцерна чәчәргә кирәк. Бу җирләрдән 3 ел дәвамында бернинди ашлама кертмичә дә мул уңыш алып була.

Быел Әлмәт аграрийларының төп максаты - ашлыкның тулай җыемын 100 мең тоннадан арттыру. Әлеге бурыч алдагы елларда булган корылык, яңгырлы һава торышлары нәтиҗәсендә алып җиткерелмәгән ашлык балансын тотрыклыландыру максаты белән бәйле. Шулай ук чәчүлек мәйданнарын киметмәү, уҗым культураларының саклап калу чараларын тәэмин итү дә мөһим.

- Агымдагы елда нинди культуралар чәчү күздә тотыла? Гомумән, орлык фондын яңарту буенча чаралар күреләме?

- Быелгы чәчү өчен 11 581 тонна орлык таләп ителә. Әлеге фонд 100 процент әзер, шуның 90 проценты тикшерү узган. Бары тик бер генә хуҗалыкта, Яңа Михайловкада әлеге проблема бар иде, күрше хуҗалыклар белән сөйләшенде, симәнәгә кытлык булмаячак. "Ни чәчсәң, шуны урырсың" диләр. Бу мәсьәлә министрлык тарафыннан да катгый конрольдә тотыла, субсидияләргә кагылышлы мәсьәлә-ләрдә беренче чиратта әлеге күрсәткечләр исәпкә алына. Орлык фондын яңарту юнәлешендә узган ел районда шактый эш башкарылды. Район башлыгы Салихов Мәҗит Хаҗиповичка зур рәхмәт.

Администрация тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәме барлык орлык фондының югары репродукциялегә әйләндерелергә тиешле 55 процентын 30 процентка киметеп, 25кә генә калдырырга мөмкинлек бирде. Югары репродукцияле язгы бодай, арыш орлыклары алдык. Быелгы урып-җыю эшләреннән соң әлеге күрсәткечне бары 10-15 процентка калдыру максатын куябыз. Бүгенге көндә барлык орлык фондының 6 проценты элиталы, ә 0,3 проценты аннан да югары, капчыклап кына сатыла торган, бик кыйммәтле автор симәнәләре.

- Ягулык-майлау материаллары, ашлама күп чыгымнар таләп итүче чимал. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре быел нинди дә булса ярдәм, субсидиягә өметләнә аламы?

- Мәгълүм булганча, быел дәүләт ярдәме гектар күләменнән чыгып 1 гектар җиргә 155 сум исәбеннән билгеләнде. Кызганычка каршы, җирләрнең милек хуҗаларына беркетелмәгәннәре дә бар, андыйларга субсидия бирү каралмаган. Бүгенге көндә район хуҗалыклары өчен Федераль һәм Татарстан казнасыннан 26 млн сум күләмендә субсидия күчерелде. Татарстаннан килгән средстволар үзәкләштерелгән рәвештә ашлама алу өчен каралган. Бу эш инде төгәлләнде диярлек. Бүгенге көндә 1 гектар чәчүлек мәйданына 24,2 кг га якын тәэсир итү матдәсе, ягъни төрле катлаулылыктагы ашлама булдырылган. Әлеге күрсәткеч мактанырлык түгел, билгеле, бик аз, ләкин һәрбер хуҗалык үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итә. Федерациядән килгән средстволарны ягулык-майлау материаллары, кирәкле запас частьләр һәм язгы чәчү өчен мөһим булган максатларга кулланырга ярый.

Республика җитәкчелеге әйткән сүзендә торды, ягулык-майлау материалларына нефтьчеләр белән сөйләшенеп бәя 6 сумга булса да киметелде. Район өчен әлеге лимит 2049 тонна. Башка еллардан аермалы буларак, ягулыкны ерактан түгел, үзебезнең Кичү базасыннан гына алачаклар. Бүген-иртәгә хуҗалыкларга ягулык җибәрелә башлаячак.

- Сез билгеләп узганча, язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен "кирәк"нең чиге юк. Тармакны кирәкле техника белән тәэмин итү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе санала. Хуҗалыкларның техника - трактор паркы ни хәлдә?

- Республикада эшләүче 60/40 программасы аграрийлар өчен тоемлы ярдәм бирә. Узган елның икенче яртысында һәм быел 6 бөртекле культуралар, 2 азык культуралары җыю комбайны, 16 трактор, 7 агромастер, 1 үз йөрешле косилка, 2 киң алдырылышлы чәчкеч һәм башка төрле авыл хуҗалыгы техникалары алынды. Эш быел да дәвам итә. Авыл хуҗалыгы техникаларын яңарту өчен Росагролизинг аша районга 4 млн 691 мең сум средство каралган.

Республикада тормышка ашырылучы программалар үсемлекчелек кенә түгел, терлекчелектә дә бик отышлы дип саныйм. Агымдагы елда әлеге программа кысаларында "Татнефть" һәм хакимият булышлыгы белән 9 хуҗалыкта сөтүткәргеч системасы булдыру күздә тотыла. Терлекчелек юнәлешендә эшләргә теләүчеләр өчен средстволар чикләнмәгән.

- Безнең төбәк өчен иң авырткан нокта кадрлар проблемасы. Быел әлеге мәсьәлә ничек хәл ителә?

- "Кадрлар барысын да хәл итә" дигән сүзләр авыл хуҗалыгы өчен елдан-ел актуальрәк була бара. Хәтта министрлыктан бирелә торган субсидияләр дә хуҗалыкта белгечләрнең булу - булмавына бәйле. Быел, мәсәлән, 1000 гектардан артык чәчүлек җире булган хуҗалыкларда штатта торучы агроном булмаса, субсидия бирелми. Бүгене көндә районга бирелгән акчаның 8 млн алынмаган, чөнки министрлык таләп иткән белгечләр җитешми. Бу мәсьәләдән чыгу юлын таптык кебек, хуҗалыклар кайда пенсия яшендәге, кайда башка тармакта эшләүче белгечләрне үзләренә җәлеп итеп приказ нигезендә штатка алдылар. 8 апрель көнне агрономнар өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан махсус укулар оештырыла, аттестация үткәрелеп, документ бирелә. Бары тик шуннан соң гына хуҗалыклар үзләренә тиешле субcидия акчасын ала алачак.

Гомумән алганда, белгечләр белән тәэмин ителеш район буенча бары тик 56 процент. Бу безнең өчен генә түгел, республиканың күпчелек районнары өчен көнүзәк проблема. Кызыксындыру чаралары да юк түгел, узган ел хуҗалыкларда эшләүче 7 белгеч 100 мең сум грант алса, терлекчелектәге эшне нәтиҗәле оештыручыларга министрлык аша ай саен 1-5 меңгә кадәр өстәмәләр түләнде. Язгы чәчү чорында кырлардагы эшне тиешенчә оештыру өчен механизаторларга булган кытлык аеруча сизелә. Хуҗалык җитәкчеләре бу мәсьәләне Чувашия, Оренбург, Башкортстан өлкәләреннән эшчеләр алып килеп хәл итәргә тырыша. Инвесторлары булганнар шул оешмалардан, нефтьчеләрдә эшләүчеләрне вакытлыча отпускка җибәреп, әлеге проблемалардан чыгу юлларын эзлиләр.

- Извил Әнәсович, хәзергә көннәр салкын булса да, чын яз үзен озак көттермәс. Язгы кыр эшләренә кайчан чыгу планлаштырыла?

- Быел яз иртә дә түгел, соң да түгел, үз вакытында килә дип көтәбез. Синоптиклар вәгъдә иткән һава торышы булса, апрель аеның икенче яртысында аграрийларыбыз язгы кыр эшләренә тотынырлар дип уйлыйм. Аңа кадәр булган мәсьәләләрне хәл итеп, язгы чәчү эшләрен кыска срокларда һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыгу барыбызның да уртак бурычы.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Извил Әнәсович. Табигать шартлары "көйле" булып, эшне тиешенчә оештырып, киләсе ел уңышына ныклы нигез салыныр дигән ышаныч бар.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International