Габдрахман авылы мәдәният йортында хисап концерты булды

2014 елның 5 апреле, шимбә
Матур итеп бизәлгән зал, артистларның чыгышы, аларның сәхнә киемнәре – бөтенесе иң югары дәрәҗәдә иде. “Алма төшәрлек тә урын булмады” дигән гыйбарә бу очракта бер дә арттыру булмас. Кунакларны дәртле баян авазлары, туган як турында моңлы җырлар, “Мирас” ансамбленең концерт номерлары белән каршы алдылар. Кыскача гына кереш өлештән соң олысын-кечесен – беркемне дә битараф калдырмаган тамаша башланды. Баянчылар, курайчылар, гитарачылар ансамбльләре башкаруында татар көйләре чын халык иҗаты бәйрәменең аерылгысыз өлеше булды.

Р.Төхфәтуллин исемендәге бүләккә лаек булган “Сәрбиназ” халык бию коллективы башкаруында биюләр көчле алкышларга күмелде. Хәер, бүтән башкаручыларга да тамашачылар кул чабуны кызганмадылар.

Шунысын да әйтеп үтик, күптән түгел Бишмунча авылында үткән “Нәүрүз чибәре” конкурсында Габдрахман кызы Айгөл Минһаҗова “Мисс Нәүрүз” титулына лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International