Әлмәттә милли көрәш буенча институт кубогына республика турниры булды

2014 елның 4 апреле, җомга
4 апрельдә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты (АГИМС) базасында шул институт кубогына яшьләр арасында милли көрәш турниры булды. Бу ярышлар инде бишенче тапкыр үтә. 70тән артык студент, АГИМС, АГНИ, АКФК командалары һәм республиканың 8 районыннан җыелган көрәшчеләр көч сынашты.

Турнирны тантаналы ачуда ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов, татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллин һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Район башлыгы үз чыгышында бу ярышларның әһәмиятен, турнирны безнең җирдә үткәрү бигрәк тә мөһим икәнен билгеләп үтте.

Ярышлар көн дәвамында барды. Нәтиҗәләрен соңрак хәбәр итәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International