Мәҗит Салихов: “ТКХ өлкәсендә координация советының карарлары тайпылышсыз үтәлергә тиеш”

2014 елның 4 апреле, җомга
Әлмәттә ТКХ өлкәсендә Координация советының өченче утырышы булды.

Утырышта карарга өч мәсьәлә куелып, төп мәсьәлә халыкка торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә кагылышлы иде. Бу темага доклад белән ӘМР башлыгының киңәшчесе, Координация советы секретаре Ансель Рахманкулов чыкты. Ул ТКХ өлкәсендә тупланган проблемаларны хәл кылырга булышлык итәрдәй байтак мәсьәләләрне кузгатты.

Шулай ук “РОСАУДИТ” компаниясе үткәргән аудитның нәтиҗәләре турында утырышта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рияз Комаров чыгыш ясады. Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альберт Йосыпов советның элегрәк кабул ителгән карарының үтәлеше турында хәбәр итте.

Утырыш ахырында Мәҗит Салихов ТКХ хезмәт күрсәтүләре өчен озак вакыт түләмәүчеләр белән ныклабрак эшләргә тәкъдим итте, алар арасында таза тормышта яшәүчеләр дә шактый булуын искәртте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International