29нчы “Лукоморье” балалар бакчасында “Әдәби кунакханә”

2014 елның 4 апреле, җомга
29нчы “Лукоморье” балалар бакчасында кызыклы кешеләр белән очрашу кичәләре үткәрү әйбәт традициягә әверелде.

Бакча педагоглары “Әдәби кунакханә” оештырып, балалар белән очрашуга шагыйрә Сәрия Бикмөхәммәтованы чакырдылар. Балалар аның иҗаты белән таныштылар, татар телендә шигырьләр укыдылар, театрлы тамаша әзерләп, кызыклы кеше – Сәрия апалары белән рәхәтләнеп аралаштылар.

Мондый очрашулар балаларны туган як табигатенең матурлыгын сакларга, чын талантны хөрмәт итә һәм кадерли белергә өйрәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International