Әлмәттә тоталь диктантта 400дән артык укучы һәм укытучы катнашачак

2014 елның 4 апреле, җомга
12 апрельдә 15 сәгатьтә “Тоталь диктант-2014” акциясе кысаларында “ТИСБИ” идарә университетының Әлмәт филиалы бинасында үзенең белемен сынап караган барлык кешеләр өчен диктант язу булачак.

Бу акциядә 400ләп кеше – 9-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашачак.

Тоталь диктант 2004 елдан башлап Россиянең һәм дөньяның 172 шәһәрендә берьюлы үткәрелә. Акциянең асылы – теләге булган һәркем өчен ирекле түләүсез диктант. Акцияне үткәрү on-line режимында Интернетта трансляцияләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International