“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Исәнмесез. Мин инвалид бала карыйм, кайната янында яшибез. Мин дә, кызым да анда теркәлмәгән, безнең квартирыбыз юк, ә иремнең пропискасы бар. Квартирантлар сыман яшибез. Кызым белән мин социаль программа буенча торак ала алабызмы.

Җавап. Торакка ихтыяҗы булган гражданнарга торак бина законда билгеләнгән тәртиптә бирелә. РФ һәм ТР законнарында каралганча, торак бинага ихтыяҗ билгеләре булган һәм билгеләнгән тәртиптә фәкыйрь дип танылган гражданнар торак бирү өчен учетка куела.

ӘМР советы карары белән (№ 295,19.04.2013), гаиләнең бер кешесенә торакның бинаның гомуми мәйданы 15 кв.метрдан ким туры килгән очракта, андый кешеләрнең торак мәйданына ихтыяҗы бар дип исәпләнә.

Гаризаны карау өчен документларны түбәндәге адреска тапшырырга кирәк: Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 41 А йорт (тел. 45-50-58).

Кабул итү сәгатьләре: чәршәмбе көнне 13.15 – 17.15; җомга көнне 08.00 – 12.00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International