Әлмәттә яшәүче ике кеше хакимият вәкилләрен мәсхәрәләгән өчен суд каршына басачак

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Әлмәт шәһәр прокуратурасы С.А.Дербенскийны һәм С.Г.Любавинны (икесе дә 1981 елда туган) РФ Җинаять кодексының 319 маддәсендә каралган ңинаять эшләүдә – хакимият вәкилләрен мәсхәрәләүдә гаепләү турында гаепләү заключениесен раслады һәм аларның эшен судка җибәрде.

Тикшерүдән күренгәнчә, 2013 елның 21 декабрендә әлеге кешеләр, “Стар Синема” кинотеатры янында эчкән хәлдә җәмәгать тәртибен бозганнар, администраторның кисәтүенә колак салмаганнар. Шул уңайдан, әлеге кешеләрнең хокук бозу гамәлләрен туктату өчен кинотеатр сагы хезмәткәрләре поли.өия чакырганнар.

Вакыйга урынына килеп җиткән полиция хезмәткәрләре хокук бозучыларна тоткарлаганнар һәм, эчке эшләр бүлегенә китерү өчен, “Панорама” үзәге бинасыннан алып чыгу чаралары күргәннәр. Әмма Дербенский һәм Любавин, полиция хезмәткәрләренең хакимият вәкилләре булуын, хезмәт вазифаларын башкаруларын, хокук бозуны бетерү өчен чакырылганнарын белә торып, полиция хезмәткәрләрен халык алдында тупас сүгенү сүзләре белән мәсхәрәләгәннәр.

Тикшерү барышында С.А.Дербенков һәм С.Г.Любавин гаепләрен тулысынча таныдылар һәм үкенү белдерделәр. РФ җинаять кодексының 319 маддәсендә әлеге җинаять өчен 40 мең сумга кадәр штрафка тарту, мәҗбүри эшләр яки 1 елга кадәр төзәтү эшләре каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International