“Татнефть”нең мәгълүмати ачыклыгын тагын бер кат тану

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Ягулык-энергетика предприятиеләренең мәгълүмати ачыклыгы айлык рейтингы йомгаклары буенча “Татнефть” ААҖ март аенда нефть-газ сәнәгатендә мәгълүмати ачыклыгы бик югары дәрәҗәдә булган иң эре предприятиеләр арасында 2нче урын алды.

Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы март аена төзегән рейтингта, “Татнефть”нең җитештерү һәм социаль эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан тыш, директорлар советы эшчәнлеген яктырту, сланецлы нефтьләрне геологик өйрәнүнең торышы, бу өлкәдә тәҗрибә-сәнәгый эшләр үткәрү турында мәгълүматлар бирү дә йогынты ясады.

Рейтинг 25 танылган эксперттан – иктисадчылардан, сәясәтчеләр, политологлар, аналитиклар һәм журналистлардан – алынган җаваплар нигезендә төзелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International