РИИ проректоры Ибраһим Шайхабзалов: "Россия ислам институтында дини һәм дөньяви белем дә алып була»

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Бүген Яшьләр үзәге бинасында Россия ислам институты вәкилләре белән берлектә профориентацион форум үткәрелде. Аның эшендә мәчет имамнары, мәктәп директорлары, җирле үзидарә башлыклары, югары сыйныф укучылары һәм журналистлар катнашты.

Әлмәт муниципаль районы Башлыгы киңәшчесе Флюс Гарипов Әлмәт муниципаль районы Башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән форумда катнашучыларны тәбрикләде һәм әлеге очрашулар Әлмәттә гадәткә керүен билгеләп үтте.

Ислам хокукы кафедрасы өлкән укутучысы Габдерахман Наумов үзенең чыгышында ислам динендә белем һәм тәрбия алуның әһәмиятенә тукталды.

Тәрбия эшләре буенча РИИ проректоры Ибраһим Шайхабзалов форумда катнашучыларга институт турында фильм күрсәтеп, уку еошмасының эшчәнлеген тәфсилләп сөйләде. “Россия ислам институтында дини һәм дөньяви белем дә алып була”- , диде ул.

Россия ислам институты Россия Федерациясенең алдынгы һөнәри югары ислам уку йорты булып санала. Аның максаты – һәрьяктан да укымышлы булган, дини һәм дөньяви фәннәрне дә яхшы үзләштергән югары квалификацияле яшь белгечләр әзерләү. Россия ислам институтында төп дини-хокукый мәзһәб буларак имам Әбү Хәнифә мәзһәбе кабул ителгән.

РИИда дөньяви белем "Теология" факультетында бирелә. Хәзерге вакытта теология факультетында әзерләү түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла: теология, лингвистика, икътисад һәм журналистика.

Институтта студентларга уку һәм ял итү өчен барлык шартлар тудырылган. РИИның спорт командалары төрле спорт ярышларында призлы урыннар яулый. Монда футбол, волейбол, баскетбол, милли көрәш, бокс буенча түгәрәкләр эшләп килә.

Форум ахырында теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Энҗе Хасаншина
Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте
Ильшат Котбиев фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International