“Алнас”ның 15 яшь эшчесе корпоратив квартир ачкычлары алды

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Бүген “Алнас” заводында корпоратив торак программасының икенче этабында җиңүчеләргә ачкычлар тапшыру тантанасы булды.

Квартир алу өчен конкурсның икенче этабында заводта эшләүче 50 кеше катнашкан иде. Җиңүчеләрне сайлаганда конкурс комиссиясе торак шартларын яхшыртуга дәгъвә итүчеләрнең белеменә һәм квалификациясенә, эш стажына һәм тәҗрибәсенә, профосталык конкурсларында һәм заводның җәмәгать эшләрендә катнашуына игътибар бирде.

Иң яхшы теләкләр белән 15 эшчегә квартир ачкычларын “Алнас”ның башкаручы директоры Сергей Саченко тапшырды. Коллегаларын котлап, инде җәй көне үк корпоратив торак алу конкурсының өченче этабы башланасын, заводта эшләүче, торак шартларын яхшырту ихтыяҗы булган 35 яшькә кадәрге һәр эшченең анда катнашу мөмкинлеген әйтте.

“Алнас”та эшләүчеләр өчен 106 квартирлы торак йорт “Алсу” микрорайонында урнашкан. “Перспектива” торак комплексында квартирлар бирүнең беренче этабы 2013 елның май аенда ТР президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International