Мәҗит Салихов: “Кибетләрнең фасадлары күңелне тартып торырлык булырга тиеш”

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Әлмәт урамнарының матурлыгы кибетләр һәм предприятиеләрнең фасадлары нинди булуга да нык бәйле.

Район башлыгы Мәҗит Салихов кушуы буенча матбугат чаралары һәм ӘМР Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты вәкилләре катнашында рейд үткәрелде. Шәһәрнең ямен бозып торучы объектларның байтак икәне ачыкланды.

Шуларның берсе – Төзүчеләр проспектындагы 37нче йортка урнашкан “Пятерочка” кибете. Аның алтактасы юк, бинаның фасады ремонт көтә. Мир урамында күптән түгел ачылган “Спецодежда” кибетенең керә торган урыннары да тәнкыйтькә лаек. Болдыр урынына төзеүчеләрнең аслыклары куелган. “Меридиан” кибете янындагы чәчәк павильоны “Чәчәкләр” дигән исемгә бер дә туры килми.

ӘМР Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илдар Зиннәтуллин эшкуарларга үз объектларын, шул территорияләрдәге тукталыш павильоннарын тәртипкә китерергә, аларны төрле игъланнардан чистартырга, алтакталарын яңартырга кирәклегенә басым ясады.

Бу яклап штрафларның да саллы булуын искәртергә кирәк. Авыл җирлекләрендә һәм шәһәрләрдә төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен физик затларга 2000нән 3500 сумга кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International