Әлмәт шәһәр паркы – халыкара конкурста җиңүче

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Россия парклар һәм парк аттракционнары җитештерүчеләр ассоциациясе (РАППА) ӘМР башлыгы Мәҗит Салиховны Әлмәт шәһәр паркының халыкара конкурста җиңүе белән тәбрик итте.

12 мартта Мәскәүдә “РАППА ЭКСПО-2014 аттракционнары һәм күңел ачу җиһазлары” XVI Халыкара күргәзмәсе кысаларында күңел ачу индустриясендә ирешкән уңышлар өчен «Golden Pony Moscow-2014» (Золотой Пони Москва-2014) халыкара бүләген тапшыру тантанасы булды.

2014 елда бу мәртәбәле бүләккә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемндәге Әлмәт шәһәр паркы ия булды. “Алтын пони”ны гамәлгә куючы «Games &Parks Industry» журналы (Италия) һәм мәрәсимне оештыручы РАППА Әлмәт паркының эшен, бигрәк тә оригиналь ландшафтны саклауга һәм балалар ялын оештыруга керткән өлешен югары бәяләделәр.

Җиңү уңаеннан Мәҗит Салихов исеменә РАППА вице-президенты Игорь Родионовтан хат килде. “Халыкара бүләк белән котлауларыбызны кабул итегез, Шәһәр паркы белән беррәттән бу бүләктә Әлмәт муниципаль районы администрациясенең дә хаклы өлеше бар”, - диелә рәсми хатта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International