Татарстан җыелма командасы составында әлмәтлеләр төньяк кешеләрен шаккаттырдылар

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
29 мартта Әлмәт спортчылары Татарстан җыелма командасы составында Салехард шәһәрендә “Ямалкан-2014” III халыкара снегоходлар марафонында катнаштылар. Татарстан командасы иң ишле һәм бердәм иде. Призлы урыннарның төп өлеше аларга туры килде. Команданың лидеры Вячеслав Колотовкинга гына башка спортчылар белән бергә шатлык уртаклашырга насыйп булмады. Ул, Финляндиядән һәм Швециядән килгән көндәшләрен узып, тиз йөрешле соңгы участокта сәгатькә 156 километр тизлек белән барганда трассадан чокырга очты, җәрәхәтләр алды. Аны вертолет белән шундагы медицина үзәгенә озаттылар.

Узышлар башланганчы биргән интервьюсында Вячеслав без тундрада чабып карау өчен түгел, җиңү өчен чынлап көрәшергә дип килдек, дигән иде.

“Новости Салехарда” газетасы язганча, Татарстан командасының сүзе эштән аерылмый, алар теләсә кемне җиңә ала. Салехардлылар Вячеслав Колотовкинның тизрәк терелүен телиләр, безнең команданы киләсе елгы марафонга да көтеп калалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International