Әлмәттә коррупциягә каршы комиссиянең 2013 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
2013 ел йомгаклары буенча төп докладны ӘМР башлыгының киңәшчесе Флүс Гарипов ясады. Ул район башлыгы каршында эшләүче комиссиянең һәм хокук саклау органнарының 2013 елда антикоррупцион эшчәнлекне активлаштыру буенча эше турында сөйләде.

Районда антикоррупцион сәясәтне гамәлгә ашыру буенча алып барыла торган эш, шул исәптән комиссия эшчәнлеге турында мәгълүмат районның рәсми сайтында “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә урнаштырылган. Ул даими яңартылып тора.

Флүс Фаилевич җирле үзидарә органнарының, коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясенең эше алга таба да коррупциягә каршы законнарның үтәлешенә, коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәген билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International