“Балкыш” III үзешчән башкаручылар фестивале Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ветеран үзешчән башкаручыларның “Балкыш” III республика фестиваленең оештыру комитеты утырышы булды. Аның эшендә ТР парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фестивальнең эш органнары – оештыру комитеты һәм жюри – әгъзаларына, шулай ук анда катнашучыларга элеккеге еллардагы ике фестивальне лаеклы дәрәҗәдә уздырган өчен рәхмәт белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин әлеге чараның Мәдәният елында аеруча әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Татарстан парламенты җитәкчесе фикеренчә, фестиваль бөек мәдәни-агарту һәм тәрбияви бурыч үти һәм республиканың горурлыгы булып торырга хаклы. “Үзешчән сәнгатьтә актив катнашулары белән безнең ветераннар Россиянең башка регионнарына үрнәк булып торалар, - диде фестивальнең оештыру комитеты җитәкчесе. – Аларның бу омтылышларына республика җитәкчелеге һәрдаим теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәчәк. Муниципалитетлар җитәкчеләре дә әлеге мәдәни чараны лаеклы оештыруга бөтен көчләрен бирерләр дип ышанам”.

Муниципаль районнарда инде башланып киткән беренче этап быел июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аннары беренче этапта җиңгәннәр 1 августтан 15 сентябрьгә хәтле 7 үзәктә оештырыла торган икенче этапта катнашачак. 2014 елның октябрендә (Өлкәннәр декадасында) һәм 2015 елның маенда (Бөек Җиңү көне алдыннан) Казанда икенче турда җиңүчеләр катнашында ике гала-концерт узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International