«Алнас» «ЛУКОЙЛ» өчен насос детальләре җитештерәчәк

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
“Алнас” заводында илнең иң зур нефть компанияләреннән берсе өчен батырылма электр насослары җитештерү күләме быел узган дүрт елдагыны бергә кушкандагыдан артык булачак.

Март ахырында тәмамланган тендер нәтиҗәләре буенча “Римера” компанияләр төркеменә керүче завод “ЛУКОЙЛ”га үзәктән кудырулы электр насосларына детальләр партиясе эшләп җибәрү хокукы алды. Контракт шартларында каралганча, “Лукойл”ның сервис компаниясе “ЛУКОЙЛ ЭПУ Сервис” өчен 2 миллионнан артык деталь эшләп җибәреләчәк, бу 5 меңләп насосны яңартырга мөмкинлек бирә. Еллык контрактның суммасы әйтелми.

“2013 елда без “ЛУКОЙЛ”га продукция җибәрмәгән идек. Быел нефть компаниясен заказчыларыбыз арасына кайтара алдык, электр насослары җитештерүне 7500гә җиткерү стратегиясен гамәлгә ашыруда бу бик мөһим адым. Беренче ярты елда гына “ЛУКОЙЛ” ихтыяҗлары безнең заказлар портфеленең 10%тан артыгын тәшкил итә. Ел ахырына кадәр без аның өлешен тагын да арттырырга исәп тотабыз”, - контракт имзалауны шәрехләп, “Алнас”ның башкаручы директоры Сергей Саченко шулай диде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International