“Татнефть”тә кадрларның һөнәри белемен арттыру программасы старт алды

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
“Татнефть” ААҖдә кадрларның һөнәри белемен арттыру буенча киң колачлы программа старт алды.

Урта буын җитәкчеләр – нефть-газ чыгару идарәләренең нефть һәм газ чыгару, катлам басымын саклау, скважиналарга капиталь ремонт ясау цехлары башлыклары, - эштән аерылып, укытуның алты модуленнән берсен үттеләр.

Атналык дәресләр планы хәзерге нефть-газ бизнесына һәм аның технологик элементларына кагылышлы мәсьәләләрне эченә алды.

Курсларда дәрес бирүчеләр – Россиядән һәм чит илләрдән 30дан артык эксперт, күпчелеге Мәскәүдә Нефть-газ бизнесы институтында укыта. Беренче модульдә лекцияләрнең бер өлешен Нидерландтан килгән укытучы алып барды.

Нефть-газ бизнесы институты директоры, икътисад фәннәре докторы Рөстәм Шаһиев ассызыклаганча, “Татнефть” гамәлгә ашыра торган проект – корпоратив укыту стандартларын үстерүгә өлеш кертү генә түгел, югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча дәүләтнең яңа системасын булдыруда катнашу да.

Һәр модульнең ахырында тестлы сынау үткәреләчәк, ә 280 академик сәгатькә исәпләнгән программаның финалында программаны үтүчеләр реаль производствога кертү өчен үзләренең диплом проектларын тәкъдим итәргә тиешләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International