“Татарстан” ДТРК каналында Әлмәт балаларының ничек итеп ил рәсеме ясавын күрсәттеләр

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Татарстанда “Балалар ил рәсемен ясыйлар” дигән 8нче республика конкурсы башланды.

Аны “Татарстан” дәүләт телерадокомпаниясе Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары булышлыгы белән үткәрә. Бу юлы ун меңнәрчә мәктәп укучылары үз рәсемнәрен Мәдәният елы, шулай ук милли җыелма команданың Сочи Олимпиадасында җиңүе темасына ясаячаклар. Иҗади ярышка Әлмәт беренчеләрдән булып кушылды.

7нче мәктәп укучылары төрле-төрле шәһәр һәм республика конкурсларында актив катнашалар. Бу - алар өчен үзләрен күрсәтү, ә укытучыларга һәм психологларга һәр баланың эчке дөньясына күз салу мөмкинлеге.

Иҗат бәйгесенә шәһәр һәм районның башка мәктәпләре дә кушылдылар. Ә оештыручылар җиңүчеләргә призлар һәм бүләкләр әзерли башладылар. Киң колачлы бу акциягә Балаларны халыкара яклау көненә йомгак ясау планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International