Әлмәттә яшерен алкоголь сату һәм балалар алкоголизмы проблемаларын тикшерделәр

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Киңәшмәгә, алкоголь һәм тәмәке продукциясен сату кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында тагын бер кат исләренә төшерү максаты белән, хосусый эшкуарларны һәм зур сәүдәчеләрне чакырдылар. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева тикшерүләр барышында срогы чыккан исерткеч эчемлекләр сату, шулай ук 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сату фактлары ачыклануын әйтте. Билгеләнгән тәртипне бозучылар арасында вак эшкуарлар гына түгел, зур кибетләр дә бар.

Районда аракы сату белән кибетләр генә түгел, физик затлар да шөгыльләнгәннәр икән. 2013 елда гражданнардан зур күләмдә Казакъстанда җитештерелгән, акциз маркалары куелмаган, ГОСТ таләпләренә туры килми торган исерткеч эчемлекләр алынган.

Бүгенге көндә яшерен алкоголь продукциясе кайтару һәм сату каналларын ачыклау һәм ябу Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органы эшендә бик мөһим юнәлеш булып тора.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов әйтүенчә, алкоголь мәсьәләсен җайга салу республика югарылыгында контрольдә тотыла. Бүгенге көнгә хәл куанычлы түгел: җан башына эчелгән исерткеч күләме буенча Әлмәт Казаннан гына калыша.

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган яшьтәгеләр эшләре бүлеге башлыгы Рамил Кәлимуллин үзенең чыгышында балалар алкоголизмы белән җинаятьчелек арасында бәйләнеш ярылып ятуга аерым игътибар юнәлтте. Күп җинаятьләрне яшүсмерләр эчкән хәлдә кылалар. 2014 ел башыннан бирле Әлмәт районында балигъ булмаган яшьтәге кешеләргә 23 тапкыр алкоголь сату ачыкланган, 4 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

Айдар Каюмов такси хезмәте җитәкчеләренә үзләренең машина йөртүчеләре арасында аңлату эшләре үткәрергә кирәклеген әйтте, чөнки контрафакт алкогольне нәкъ менә алар тарата. 2013 елда 5 шундый факт теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International