Әлмәт дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ялган аракы ташучыны тоткарлады

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге хезмәткәрләре Ютазы - Азнакай юлында үзенең «Лада» машинасында 420 шешә ялган аракы алып кайтучыны тоткарлады.

Лицензиясе булмаган әлеге аракы Казакъстанда җитештерелгән. Товарны сатуга рөхсәт бирә торган документлар юк. Машина хуҗасы – түбәнкамалыга карата административ эш кузгатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International