Әлмәттә “Иң яхшы клуб хезмәткәре – 2014” исемләнде

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Югары Мактама авыл мәдәният йортында 31 мартта “Иң яхшы клуб хезмәткәре – 2014” һөнәри осталык конкурсының финалы булды. Финалга барлыгы 9 мәдәният хезмәткәре үткән иде.

Конкурсантларга сәламләү сүзе район мәдәният йорты директоры Наталья Беляева чыкты. Мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларның һәммәсенең дә килешеп, профессиональ осталык белән эшләве нәтиҗәсендә Әлмәт районы хаклы рәвештә республиканың көньяк-көнчыгышының мәдәни үзәге санала, диде ул, һәм район мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Пайдуллина исеменнән конкурсантларга матур теләкләр җиткерде.

Финал турында “Профессия әлифбасы”, “Район эрудиты” дигән конкурсларда ярышып һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук жюри карамагына өй эшләре дә алып килгәннәр иде, алары - слайд-шоу һәм видеофильм формасында “Минем кече ватаным”, “Туристик этномәдәни маршрут” темаларына авылда эшләү турында. Соңгы этап конкурсантларның иҗади чыгышы булды.

Нәтиҗәдә “Иң яхшы клуб хезмәткәре – 2014” конкурсының җиңүчесе Рус Акташы авыл мәдәният йорты директоры Сергей Фокин булды. Ул мәдәният өлкәсендә 10 ел эшли, 27 ел буе баянын кулыннан төшерми. Авыл мәдәният йортының иң яхшы директоры дип Ерсубай мәдәният йорты директоры Екатерина Николаева танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International