“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Исәнмесез, Мәҗит Салихович! Минем кызым 21нче балалар бакчасына йөри. Бу бакчаны бөтенләй ябачакларын белеп котыбыз очты. Безең бакчаны ремонтларга дигән акчаны 23нче бакчаны ремонтлауга күчергәннәр. 21нче бакча коллективы һәм ата-аналар Сезне акыл белән эш итәргә чакыра, барлыкка килгән кыен хәлдән чыгып, әлеге проблеманы оптималь һәм кабул күрерлек хәл итү юлын табуны үтенәбез.

Җавап. 21нче “Гвоздика” балалар бакчасы (Әлмәт шәһәре, Мәрҗани урамы, 155а) – муниципаль учреждение, ул штатлы режимда эшли, аны ябу турында мәсьәлә каралганы юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International