Театр коллективларының XIV төбәкара “Идел-йорт” фестиваль-конкурсы Әлмәттә үтәчәк

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
10-12 апрельдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында Театр коллективларының XIV төбәкара “Идел-йорт” фестиваль-конкурсы II зона туры үтәчәк.

Фестиваль программасында:

10 апрель, 18.00 сәгатьтә “Гүргә керер сер иде”, Равил Кинҗәбаев. Яңа Нәдер мәдәният йорты. Драма 2 пәрдәдә.

11 апрель, 18.00 сәгатьтә “Өзелгән яфраклар”, Рәмзия Габделхакова. Лениногорск мәдәният йортының халык театры. Драма 2 пәрдәдә.

12 апрель, 14.00 сәгатьтә “Гайни бабай, өйлән давай”, Гөлшат Зәйнашева. Башкортстан Республикасы Илеш район мәдәният йортының “Чагыл” халык театры. Комедия 2 пәрдәдә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International