Якындагы көннәрдә Татарстанда кар яву дәвам итәчәк

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Иртәгә көндез 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы

Якындагы көннәрдә Татарстанда кар яву дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә республикада аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кар явуы һәм буран булуы көтелә. Көндез урыны белән кар явуы ихтимал.

Төнлә Татарстан буенча 4-9 градус салкын, аязганда 12 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы.

ТР да 4 апрель төнендә аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. 8 градуска кадәр салкын булачак.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International