Җирле үзидарә халыкның активрак эшчәнлеген таләп итә

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
26 мартта КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалында Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерү проблемалары буенча түгәрәк өстәл булды. Бу институтның гражданлык җәмгыятенең бер билгесе буларак әһәмиятен исәпкә алып, түгәрәк өстәлдә катнашучылар җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда халыкның активлыгын күтәрү зарурлыгын билгеләп үттеләр.

Түгәрәк өстәл эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе В.Н.Липужина катнашты. Ул республикада җирле үзидарә органнарына дәүләт булышлыгы, җирле үзидарәнең законнар базасын алга таба камилләштерү зарурлыгы турында сөйләде.

Авыл халкы тәҗрибәсендә җирле үзидарә турында Кичуй авыл җирлеге башлыгы Г.П.Туманова сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International