Әлмәттә дүрт сатучы балаларга спиртлы эчемлек саткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылды

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Тулар-тулмас өч айда Әлмәттә балигъ булмаган яшьтәгеләргә спиртлы эчемлек саткан өчен 23 кеше җавапка тартылды. Аларның дүртесенә карата балаларга спиртлы эчемлекләрне берничә тапкыр саткан өчен җинаять эше кузгатылды.

Бу саннар хокук саклау органнары хезмәткәрләрен борчуга сала, мондый хокук бозуларның артуга баруын күрсәтә. 2013 елда яше җитмәгәннәргә спиртлы эчемлек саткан өчен 66 кеше административ җаваплылыкка, 5 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган иде.

Административ җаваплылык турындагы кодекс нигезендә балигъ булмаган яшьтәгеләргә спиртлы эчемлек саткан өчен, җинаять эше кузгатырлык булмаганда, гражданнарга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International