Мәҗит Салихов: “Канализация чистарту корылмаларын реконструкцияләү Әлмәт өчен иң мөһим проблема булып кала”

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Шушы көннәрдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов катнашында Әлмәттә канализация чистарту корылмаларын реконструкцияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.

Мәҗит Хаҗипович үзенең чыгышында канализация чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең бүген Әлмәт өчен беренче номерлы проблема булып калуын әйтте. Моның өчен бер ярым миллиард сум чамасы акча кирәк.

“Әлмәт-Водоканал” ААҖ генераль директоры Раушан Хафизов болай диде: “Чистарту корылмаларын реконструкцияләү өчен 2010 елда проект-смета документлары эшләнеп, дәүләт экспертизасы үткәрелгән иде. Әмма федераль максатчан программага кертү өчен бу гына җитми. Реконструкцияне башлау өчен эш проекты булдырырга кирәк”.

Министр Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, Татарстанда бүген байтак водоканаллар белән хәлләр катлаулы тора. Республикада гамәлдәге чистарту корылмаларын реконструкцияләү мәсьәләләрен хәл итәргә, финанслауның оптималь вариантларын табарга кирәк.

Әлмәт чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча кабул ителгән технологик чишелешләрне анализларга, технологик җиһазлар сайларга һәм финанс чыгымнарын мөмкин булганча киметү чаралары күрергә кирәк.

Әлмәт чистарту корылмаларын реконструкцияләү мәсьәләләре буенча 15 апрельгә кадәр Әлмәттә күчмә киңәшмә үткәрергә карар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International