Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә балаларны сәламәтләндерүнең заманча юнәлешләре

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Әлмәттә 45нче “Космос” балалар бакчасында ӘМР МЯБ учреждениеләре физик культура инструкторлары методик берләшмәсенең киңәшмәсе булды. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә балаларны сәламәтләндерүнең заманча юнәлешләре проблемасына багышланган иде. 45нче балалар бакчасының инструкторы Юлия Балашова өлкән төркем балалары белән “Космоска сәяхәт” темасына турыдан-туры укыту-өйрәтү эшчәнлеге алып баруны күрсәтте.

63нче һәм 37нче бакча инструкторлары Ю.Ш.Хәйдәрова һәм Т.В.Островская “Гаиләдә физик тәрбия бирү һәм аның формалары”, “Балалар бакчасында физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыруга комплекслы якын килү” проблемалары буенча эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International