1 апрельдән Әлмәт пенсионерларының пенсиясе артачак

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
1 апрельдән пенсионерлар пенсияне күбрәк ала башлаячак. Арту пенсиянең барлык төрләренә дә кагыла: дәүләт тәэминаты буенча (17,1%ка), картлык, инвалидлык буенча һәм туйдыручысын югалтканнарга (1,7%ка). Гражданнарның аерым категорияләренә, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга айлык түләүләр (ЕДВ) 5%ка арта.

Социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы да 5%ка арта. Социаль пакеттан акча алырга дип баш тарткан кешеләр бер айга 881 сум 63 тиен алачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International