Азнакайда Әсләм Шакиров истәлегенә уникенче турнир үткәрелде

2014 елның 30 марты, якшәмбе
Шимбә көнне Азнакай мәдәният сараенда көрәшче һәм гер күтәрүче, Россия спорт мастеры, Азнакай һәм Әлмәт сабантуйларының сигез тапкыр баш батыры булган Әсләм Шакиров истәлегенә татар-башкорт көрәше буенча 12нче республика ачык турниры булды.

Ярышларда Казаннан, Түбән Кама, Әлмәт, Сарман, Мөслим, Тукай һ.б. барысы 16 районнан көрәшчеләр, Россия һәм Татарстан чемпионнары катнашты. Турнирның абруе елдан ел арта, көрәшкә һаман күбрәк яшьләр тартыла. Турнирда биш авырлык категориясендә 70тән артык спортчы көч сынашты.

Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Әлмәттән Рамил Синякаев спонсорларның төп бүләгенә – хаҗга бару өчен юлламага ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International