Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр арасында шахмат спартакиадасы булды

2014 елның 30 марты, якшәмбе
29 мартта муниципаль хезмәткәрләрнең шахмат буенча II Спартакиадасы башланды. Шахмат ярышында 26 муниципаль хезмәткәр катнашты. Нәтиҗәдә ир-атлар арасында 1нче урынны Родион Карпов (Идарәләр командасы), 2нче урынны Владимир Андреянов (авыл башлыклары командасы) алды, 3нче урында Ринат Шәрифуллин (авыл башлыклары командасы).

Хатын-кызлар арасында призлы урыннарда Оксана Хәлимова (Идарәләр командасы), Ирина Шаргина һәм Алия Гыйбадуллина (икесе дә авыл башлыклары командасы).

Ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча команда беренчелеге авыл башлыклары командасында, 2-3нче урыннарда Идарәләр һәм ӘМР башкарма комитеты командалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International